Нурлат егетләренең тагын 12се хәрби хезмәткә китте

2022 елның 18 ноябре, җомга

Бүген, 18 ноябрьдә, Нурлат шәһәре һәм районы хәрби комиссариатында армия хезмәтенә чакырылучыларны чираттагы озату булды.

Нурлат егетләрен Казан шәһәренең җыелма пунктына озатырга аларның туганнары һәм якыннары, дуслары килгән иде.

Егетләргә котлау сүзләре белән шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин мөрәҗәгать иттеләр. Алар барысына хәрби хезмәтне намус һәм тырышлык белән узуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International