15 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы поселогында Бөтенроссия самбо көне узды.
2008-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында нурлатлылар призлы урыннар яулады: Самат Ибраһимов (тренер Кәбиров А. З.) – беренче, Станислав Кириллин (тренер Әһлиуллин И. Н.) - икенче.
Тренерларга һәм спортчыларга киләчәктә дә спорт җиңүләре телибез!