14-16 ноябрьдә Мәскәүдә атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Татьяна Соловьева истәлегенә спорт аэробикасы буенча бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышларда «Ледок» хоккей мәктәбенең аэробика бүлегендә шөгыльләнүчеләр катнашты. Алар «Шәхси чыгышлар» һәм «трио»номинацияләрендә Татарстан Республикасын тәкъдим иттеләр.
Кызганычка каршы, безнең спортчылар финалга узмады, әмма бер мәйданчыкта милли җыелма команда белән чыгыш ясап, зур тәҗрибә тупладылар.