Нурлат аграр техникумы студентлары солдатларга ярдәмгә маскировка челтәрен әзерли

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Аграр техникумда студентлар һәм укытучылар ак төсле маскировка челтәрләрен әзерлиләр.

Берничә атна элек кенә эшкә керешсәләр дә, җибәрергә 4 зур сетка әзер инде.

 

"#БЕЗБЕРГӘ” Бөтенроссия акциясе кысаларында укучыларыбыз сугышчыларга ярдәм итү инициативасы белән чыкты. Волонтерлардан алар маскировка челтәрләре кирәклеген белделәр. Озакка сузмыйча эшкә тотындык», - дип сөйләде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Галиева.

Биредә эш көне буе кайный: бер кабинетта студентлар советы активистлары иске челтәрләрне тасмаларга кисә, остаханәдә аларның курсташ студентлары маскировка челтәрләре үрә. Аларга коррекция төркеменнән тегүчеләр дә кушылган. Динара Михедюкова шундыйларның берсе.

«Без игелекле эш эшлибез дип ышанабыз. Солдатларга ярдәм кирәк икән, кире кага алмыйбыз. Безнең вакытыбыз һәм теләгебез бар, димәк барысы да килеп чыгачак», - диде ул.

Техникумның студентлар советы рәисе Тимур Абдуллинны без остаханәдә очраттык, биредә алар башка студентлар белән бергә ак тасмаларны челтәргә бәйли. Студент-волонтерлар әйтүенчә, бирегә күбесе тәнәфесләрдә дә ярдәм итәргә киләләр, дәрестән соң да калалар.

"Мобилизацияләнүчеләр арасында безнең барыбызның да диярлек дусларыбыз, танышларыбыз, якыннарыбыз бар. Әлбәттә, без җиңүгә үз өлешебезне кертергә телибез", - диделәр студентлар.

Мондый эш техникумның тулай торакларында да җәелдерелгән, биредә 50 студент һәм аларның тәрбиячеләре дә изге уртак эшкә кушылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International