«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясендә катнашкан.
Элек-электән безнең халык бердәмлеге, батырлыгы һәм патриотизмы, горурлануы һәм Бөек җиңүгә ышанычы белән дан тота!
Бу юлы да, Ватаныбыз чикләрендә тормыш һәм ирек өчен көрәш барган көннәрдә, Донецк һәм Луганск халык республикаларын саклау буенча махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм безнең мобилизацияләнгән сугышчыларыбызга булышлык ярдәм күрсәтү максатларында, Нурлат муниципаль районындагы «Гармония» комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләрне алучылар тарафыннан «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе кысаларында 20 данә портатив заряд җыйгыч һәм бәйләнгән әйберләр формасында ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде.
Мондый фикер, әлбәттә, буш урында гына барлыкка килмәде. Үзләренең авыр һәм катлаулы балачагы турында социаль ярдәм күрсәтелүче сугыш чоры балалары безнең хезмәткәрләр белән Бөек Ватан сугышы елларында солдатларга оекбаш бәйләгән чорлары турында истәлекләре кебек бүлешәләр. Ул вакытта аларга 8-14 яшь кенә булган. Бу хикәяләр безгә бик нык тәэсир итә.
Өстәвенә, безнең барыбызга да балачакта яки тормышта әби яки әни кулы белән бәйләнгән оекбашлар киеп йөрү бәхете эләккән икән, без төгәл беләбез – кибеттә сатылганнарының бик сыйфатлылары, да болай җылыта алмаячак. Солдатның аяклары җылыда булырга тиеш. Аяклар өшегәч, уйлавы да авыр.
Без бу әйберләрне генә түгел, ә шулай ук безнең мәхәббәтебезне, җан җылыбызны да җибәрергә теләдек. Шул ук вакытта сорау туа: ни өчен йон оеклар, чөнки гади носки сатып алу күпкә җиңелрәк ич? Бәйләнгән әйберләр кыйммәтле, гадәти булмаган, уникаль һәм йомшак. Җан җылысы, кайгыртучанлык һәм мәхәббәте белән тулган кеше энергетикасын күңел җылысы кушып кулдан бәйләнгән оек сатып алынганнан аерылып тора. Һәр күзе мәхәббәт белән бәйләнгәнен сугышчылар да сизәрләр.
Безнең үзәк карамагындагылар өчен бәйләү белән шөгыльләнү процессы үзе терапевтик эффект бирә — бәйләү җан тынычлыгы китерә, кулларның вак моторикасын үстерүдә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә. Йон җеп үзе дәвалау үзенчәлегенә ия.
Шулай итеп, безнең сугышчыларыбызга зур мәхәббәт, кайгырту һәм тирән ихтирам белән, әлеге игелекле эшкә кушылып, 100 пар җылы, йон оекбаш бәйләдек, без барыбыз бергә җиңү өчен кечкенә, әмма мөһим өлеш кертүебезгә ышанычыбыз зур!
Төрле торак пунктларда оекбаш бәйли белүче хатын – кызлар барлыгын – бу үзеңне мәшгуль итү мөмкинлеге дә, иң мөһиме-аларның хезмәте безнең солдатлар өчен файдалы булачагын беләбез. Киләчәктә дә безнең эшебез дәвам итәчәк. Без башкаларны үзебезгә кушылырга өндибез. Озакламый безнең әзерләгән җылы кайгыртулы хезмәтебез гаять зур ватаныбызның сакчыларына юл тотачак!
Нурлат муниципаль районы "Гармония "халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре.