Нурлат элеваторы хезмәткәрләре диспансеризацияне турыдан-туры эш урынында ук уза.
Нурлат элеваторында ел саен медицина тикшерүе эш урынында үткәрелә. Ә быел биредә диспансерлаштыруны да оештырганнар: бүген аларга Нурлат РҮХнең табиблар бригадасы килгән, һәм якынча 80 кеше профилактик диспансерлаштыруның 1 нче этабын узган.
«Беренче этап гражданнарда хроник йогышлы авырулар билгеләрен, аларның үсешенә куркыныч тудыручы факторларны ачыклау максатыннан үткәрелә һәм үз эченә анкета ясау, тән массасы индексының антропометриясе нигезендә исәпләү, кан басымын үлчәү, электрокардиограмма, күз эчендәге басымны үлчәү, канның гомуми анализы, кандагы гомуми холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсен билгеләү, үпкә флюорографиясе яки рентген нурланышы тикшерүе уздырыла. Беренче этапта шулай ук онкологик авыруларны иртә ачыклау өчен скриннинг ясала. Шуның аркасында агымдагы елның агымдагы чорында онкологик авыруларның 17 очрагы ачыкланды, шуларның 15ен – 1-2 стадиядә, авыруны дәвалап булган чорда ачыкладык», – диде Нурлат РҮХнең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Лилия Субаева.