Җыелган акчаларга өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алынган якташларыбыз өчен оптик җиһаз сатып алыначак.
Кичә Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда Нурлат районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җирле талантлар, шулай ук якташыбыз, танылган җырчы Рафис Кәлимуллин катнашында хәйрия концерты оештырды.
Үзләренең җыр-моңнары, иҗади номерлары аша алар безнең хәрбиләргә, мобилизацияләнүчеләргә, ирекле ярдәмчеләребезгә ярдәм күрсәтте.
Балалар башкаруындагы шигырьләр, хәрби-патриотик җырлар, хореографик композицияләр беркемне дә битараф калдырмады.
Концерт вакытында экранда махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Нурлат егетләренең фотосурәтләре күрсәтелде, чарага аларның әти-әниләре дә чакырылган иде. Концертны барысы белән бергә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре дә карады. Ә сәхнәдән нурлатлыларга махсус операциядә катнашучы, вакытлыча ялга кайткан Олег Яллин да мөрәҗәгать итте.
«Ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Бүген концертка килгән артистларга, шулай ук битараф булмаган нурлатлыларга рәхмәт. Сез якташларыбызга матди ярдәм күрсәтеп кенә калмадыгыз, күңел җылысын да бирдегез. Якташларыбыз өчен кирәкле оптик приборлар сатып алу өчен без бүген "Сугышчан туганлык” берләшмәсенә тапшырыр өчен 91500 сум акча җыйдык», - дип билгеләп үтте район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ольга Медникова.