“Бердәм Россия” партиясенең 21нче туган көненә иң яхшы котлау постына конкурс үткәрелә.
Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Бер катнашучыдан ВКонтакте шәхси битендә урнаштырылырга тиешле бер пост кабул ителә. Котлау постында эмблема яки партия флагы белән тематик фото яки рәсем, котлау текст өлеше һәм хештеглар булырга тиеш: #НурлатЕР#ДеньРожденияПартии#ЕР21.
Конкурс 2022 елның 11 ноябреннән 28 ноябренә кадәр турыдан-туры оештыручылар тарафыннан үткәрелә.
Конкурста җиңүчеләргә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат бүлекчәсе грамоталары һәм бүләкләре тапшырылачак. Алар 2022 елның 1 декабрендә билгеләнәчәк.