Әниләр көненә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе онлайн-конкурс үткәрә

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Конкурста актив, иҗади, керем китерүче әниләр катнаша ала.

Катнашу өчен ВКонтакте битендә 30 секундтан 1 минутка кадәр горизонталь ориентация рәвешендә видеоролик урнаштырырга кирәк, ул эшчәнлек яки бизнес өлкәсен түбәндәге номинацияләр буенча күрсәтергә тиеш:

пешекчелек;

матурлык индустриясе;

бәйләү.

Әлеге язма: «Мин «Бердәм РОССИЯ» Нурлат партиясеннән Әниләр көненә багышланган конкурста катнашам», - дип текст белән озатылырга тиеш. Бер катнашучыдан 1 эш кенә кабул ителә.

Конкурста катнашу өчен мәҗбүри шартлар - #әниләркөне22#Нурлатта хэштэгын урнаштырырга сәхифә бите ачык булырга тиеш. Конкурс нәтиҗәләре 25 ноябрьдә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International