Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең зур күләмдә субсидияләр алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

2023 елдан Россиядә ашлыкка субсидияләр алуның яңа тәртибе кертелә.

Бөртеклеләр җитештерүгә субсидияләрне ашлык уңышын иминләштергән аграрийлар алачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә субсидияләр алуның яңа тәртибе турында сөйләделәр. Яңа елдан башлап бөртекле культуралар җитештерүгә һәм сатуга киткән чыгымнарының бер өлешен дәүләт бюджетыннан каплауга дәгъва кылучы аграрийлар агроиминләштерү системасы буенча дәүләт ярдәме белән төзелгән Килешүне күрсәтергә тиешләр. Страховканы рәсмиләштермичә, субсидияне исәпләгәндә – 0,7, ә 2024 елдан-0,5 кимү коэффициенты кулланылачак.

Ел саен бирелә торган ашлык җитештерү һәм сату буенча аграрийларның чыгымнар өлешен компенсацияләү бер тонна үзебездә җитештерелгән продукциягә исәпләнә. Компенсация суммасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чыгымнарының 50% до кадәр җитәргә мөмкин.

Кертелә торган тәртип шулай ук быелның көзендә чәчелә һәм иминләштерелә торган уҗым культуралары уңышына да кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International