Татарстанда алты Республика министрлыгының өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләү буенча тавыш бирү башланды:
- сәламәтлек саклау;
- мәдәният;
- мәгариф һәм фән;
- Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау;
- спорт;
- яшьләр эшләре буенча.
Тавыш бирү барышында экспертлар формалаштырган максатларны һәм бурычларны сайлап алырга, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итәргә мөмкин.
Тавыш бирү дәүләт хакимияте органнарына гражданнар позициясе нигезендә эшләүдә акцентлар формалаштырырга, ә халыкка актуаль мәсьәләләрне хәл итүне тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Максатларны һәм бурычларны гавами формалаштыру нәтиҗәләре 2023 елга министрлыклар эшенең 5-7 өстенлеген билгеләү булачак.
Сораштыру 6 декабрьгә кадәр «Татарстан Республикасы хезмәтләре» мобиль кушымтасында һәм республика Дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштыру» бүлегендә дәвам итәчәк
Нәтиҗәләр проект сайтында бастырылачак