«Татнефть» гранты ярдәмендә ачылган сәламәтлек һәм актив озын гомер үзәгендә мавыктыргыч шөгыльләр тулы көченә бара

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Монда өлкән буын кешеләре буыннарын язу күнегүләрен башкаралар, кардио, сулыш гимнастикасы үткәрәләр һәм дусларча шартларда аралашалар.⠀

⠀Теләге булган һәркем 8-927-671-40-24 номеры буенча (Анжела Закирова) дәресләргә языла ала.

Дәресләр атнага 4 тапкыр уза, ә ял көннәрендә расписание буенча профессиональ инструктор белән скандинавия йөреше буенча күнегүләр уздыру планлаштырыла.⠀

⠀"Үзәкнең эше әле яңа башлана гына. Озакламый чаралар программасы киңәячәк, ә сәламәтләнергә теләүчеләр саны тагын да артачак», - дип билгеләп үтте Нурлат Сәүдә-сәнәгать палатасы ветераннары территориаль Советы рәисе Евгения Казанкина. ⠀

⠀Районның иң актив пенсионерлары командасына рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International