Нурлат районы Иҗтимагый Советы мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәйсез бәяләү уздыруны дәвам итә

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

Район Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзалары өчен 2022 ел аеруча уңышлы булды.

Бу көннәрдә алар мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү эшен дәвам итәләр. Билгеле булганча, мондый комиссия тикшерүе өч елга бер тапкыр үткәрелә.

- Хәзерге вакытта 155 объект, шул исәптән 62 мәгариф учреждениесе, 43 үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре филиалы, шулай ук барлык мәдәният учреждениеләре тикшерелә. Алар барысы да халыкка тиешле хезмәтләр күрсәтә, без аларның сыйфатына бәйсез бәяләү үткәрәбез, – диде комиссия рәисе Разия Садретдинова. Шулай ук тикшерү район халкына мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатыннан үткәрелә, дип билгеләп үтте.

Кичә комиссия тикшерү белән Җирлекара үзәк китапханәдә булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International