Нурлатта остазлары истәлегенә шахмат турниры узды

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда Ринат Минибаевның якты  истәлегенә багышланган шахмат һәм шашка буенча икенче турнир узды.

Традиция буенча турнир 13 ноябрьдә – Ринат Мирзаевичның туган көнендә оештырылды. Исән булса, аңа 75 яшь тулган булыр иде.

Нурлатның шахмат-шашка клубы әгъзалары озак еллар клубны җитәкләгән Ринат Мирзаевич Минибаевны искә алдылар. Шахмат һәм шашка белән чын күңелдән яшәгән Ринат Минибаев бу уеннарны үстерүгә, популярлаштыруга зур өлеш кертте, клубның күп әгъзалары өчен хөрмәтле остаз да булды. Шахматчылар үзләре дә аның истәлегенә турнир уздыру инициативасы белән чыкты, быел ул икенче тапкыр узды. Оештыручылар сүзләренә караганда, катнашучылар турнирга зур дулкынлану һәм җаваплылык белән караганнар.

Нәтиҗәдә, шахматчылар арасында Сергей Анисимов җиңүче дип табылды. Икенче урында – Михаил Безруков, өченчедә – Камил Хәсәнов.

Шашкачылар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: Олег Павлов – беренче, Алексей Матавин – икенче, Николай Евлейкин – өченче.

Җиңүчеләргә һәм призерларга район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International