Бүген иртән Нурлат хәрби комиссариатында Казан җыелма пунктына хәрби хезмәткә чакырылучыларны тантаналы рәвештә озату булды.
Егетләрне озатырга Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов, генерал-майор Анатолий Молоствов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова килде.
Шулай ук Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Закир Абдуллин да чыгыш ясады.
Сезне лаеклы, батырларча хезмәт иткәч, исщн-имин һәм сәламәт булып әйләнеп кайтуыгызны көтеп калабыз!