“Татнефть” грантлары бәйгесендә җиңү Нурлат районы үзәк хастаханәсенә гемодиализ бүлегенең су әзерләү системасын заманчалаштырырга мөмкинлек биргән.
Заманча җиһазлар бөер җитенкерәмәве белән интегүче пациентларга сыйфатлы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә һәм медицина персоналының эшен күпкә җиңеләйтә. – Сәламәт организмда кешенең бүлеп чыгару системасының эшләве сизелми дә: алмашу продуктлары, артык су, агулы матдәләр бөерләргә китә һәм юкка чыга. Бу процесс бозыла икән, зарарлы матдәләр организмда туплана һәм агулануга китерә. “Бөерләр гемодиализы” мондый пациентлар өчен коткаручы процедура булып тора, ул табигый фильтрны алыштыра һәм бөерләргә озак вакытлар эшләргә мөмкинлек бирә, – ди Нурлат районы үзәк хастаханәсенең амбулатор гемодиализ бүлекчәсе өлкән шәфкать туташы Ландыш Әхмәдиева.
Моңа кадәр әлеге процедураны ярымавтомат җайланма ярдәмендә үткәрә торган булганнар, медицина персоналына һәр аппаратка концентратны үзләренә китерергә туры килгән. Хәзер әлеге барлык этапларны да җайланма үзе башкара. Суүткәргечтән су, зур сыешлыкларга эләккәннән соң, мембраналы фильтрлар аша өч баскычлы чистарту уза һәм ГОСТ Р стандартларына туры китерелә. Гемодиализ өчен су эпидемик яктан чиста, химик составы буенча куркынычсыз булырга һәм пироген реакцияләр китереп чыгармаска тиеш. Бу процедураның сыйфатын бермә-бер арттыра. Махсус мониторда суның әзерлеген һәм чистарту дәрәҗәсен күзәтергә мөмкин. Бүлекчә “ясалма бөер” аппаратларында гемодиализ процедурасына бер вакытта 8 пациентны кабул итә ала. Чистартылган суны саклау һәм аның запасы булу да мөһим. Чистартылган су өчен 780 литрга сыешлык бар, бу су булмыйча торганда да бүлекчәнең эшен дәвам иттерергә мөмкинлек бирә.
– Җайланма автомат режимда эшли һәм кеше факторы юк та диярлек. Әмма шулай да процедураны үткәрүче персоналдан грамоталылык таләп ителә. Гадәттә пациентлар аны атнага өч тапкыр 4 сәгать дәвамында алалар. Шул вакыт эчендә без организм 2-3 тәүлек дәвамында туплаган су һәм шлакларны чистартырга тиешбез һәм бу организм өчен зур сынау. Шуңа да процедура барышында шәфкать туташлары пациентларның хәлен игътибар белән күзәтеп, тормыш өчен мөһим күрсәткечләрне карап торалар, аларга психологик һәм рухи ярдәм күрсәтәләр. Максималь уңайлылык өчен залда телевизорлар урнаштырылган, процедурадан соң һәркем туклану бүлмәсендә ял итә ала, – ди Нурлат районы үзәк хастаханәсенең амбулатор гемодиализ бүлекчәсе табибы Абдукодир Назриев.
Бүгенге көндә гемодиализ бүлекчәсендә Нурлат, Чирмешән, Аксубай районнары һәм Самара өлкәсеннән 24 пациент исәптә тора һәм даими дәвалану ала. Бүлекчә ялларсыз эшли. Пациентларның яшьләре төрле, иң яшенә – 28 яшь, гемодиализ процедурасын ул биредә 14 яшеннән ала. – Яңа җайланма күрсәтелә торган процедураларның сыйфатын арттыру белән бергә бүлекчәдәге шәфкать туташларының хезмәтен дә җиңеләйтте. Алар хәзер дәвалауга, пациентларны карауга күбрәк игътибар бирә алалар. Бәйгедә катнашуга проектыбызны әзерләгәндә без ике альтернативаны карадык – Россиянекен яки Германиянекен сайлау мөмкинлеге бар иде. Нәтиҗәдә без Россиядә җитештерелгән җайланмага тукталдык. Һәм ялгышмадык! Бар җиһазлар да безгә вакытында кайтты, аны Мәскәү инженерлары һәм медицина техниклары урнаштырып бирде. Алар үз эшләрен сыйфатлы һәм тиз башкардылар, безгә хәтта көндәлек процедураларны да туктатып торырга туры килмәде, бар да параллель барды. Су әзерләү системасының ышанычлы эшләвен тәэмин итү өчен без һәрчак аны ясаучыларга мөрәҗәгать итә һәм ярдәм булачак дип ышанып әйтә алабыз. “Татнефть” компаниясенә зур рәхмәт, бу гемодиализ бүлекчәсе пациентлары һәм медицина учреждениесе өчен кадерле бүләк, – ди Нурлат районы үзәк хастаханәсенең баш шәфкать туташы Ольга Прохорова.