Районның авыл җирлекләрендә һәм шәһәр микрорайоннарында үзара салым буенча халык җыеннары дәвам итә. Авылларда һәм шәһәрнең кайбер микрорайоннарында халык киләсе елда үзара салым программасы кысаларында башкарыласы эшләрне быел да җыеннарда планлаштыра. Билгеле булганча, соңгы елларда алар җирлекләр составына керүче барлык авылларда да аерым уза. Торак пунктларда яшәүче халыкның саныннан чыгып, зуррак авылларда этапларга да бүленеп үткәрелә әле. Мәсәлән, Гайтән авыл җирлегенә караучы Гайтән һәм Кәкре Атау авылларында алар өчәр этапта узган. Ә менә халык саны аз булган Кара Күл һәм Иске Авылда, билгеле инде, берәр җыен үткәргәннәр. Авыл җирлегендә очрашулар шул көннәрдә узды.
– Безнең авылларда юллар мәсьәләсе проблемалы булып кала. Шуңа да халык киләсе елда да үзара салым программасы ярдәмендә җыелачак средстволарның төп суммасын юллар төзүгә, аларны төзекләндерүгә юнәлтергә дигән тәкъдим кертте. Быел да өстәмә финанслау белән бергә 5340000 сум үзара салым акчасының 57 проценты юлларга тотылды. Калганы урам утлары, су белән тәэмин итү, паркларга юнәлтелде, – ди Гәйтән авыл җирлеге башлыгы Наталья Авдеева. – Җыеннарда халык башкарыласы эшләрне генә түгел, җыясы акчаның күләмен дә үзләре билгели. Киләсе елда, мәсәлән, Кара Күлдә үзара салымны – 5000, Иске Авылда – 2500, Гәйтән һәм Кәкре Атауда 1700әр сумнан җыярга дип килештеләр. Халык программаның файдалы булуын яхшы аңлый, җирле дәрәҗәдә акча күбрәк җыелса, дәүләттән өстәмә финанслау да күпкә артыграк булачак бит.
Иске Чаллы авыл җирлегендә дә җыеннарны бу атнага билгеләгән булганнар. Иске Чаллыда җыеннар шулай ук берничә этапта, халыкның актив катнашында узган. Биредә дә үзара салым акчаларына юллар ясауны дәвам иттермәкчеләр. Быел, мәсәлән, Молодежная, Мир, Гагарин урамнарында өлешчә юллар ясаганнар.
– Киләсе елда да шул урамнарда юллар салуны дәвам итәчәкбез. Халыкның программага карата кызыксынуын киметмәс өчен без шул урамда яшәүчеләрдән җыелган средстволарны үз урамнарында ук юллар салуга тотабыз. Халык үзара салым җыюда активрак катнашса, эшләр дә күбрәк башкарыла, билгеле, – ди Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров. – Урта Чаллыда яшәүчеләр шулай ук юллар төзелешен дәвам итәргә дигән тәкъдим белән чыкты. Биредә акчаларның бер өлеше Яшьләр урамында 500 метрга якын искергән суүткәрү торбаларын алыштыруга, янгын гидранты куюга да тотылачак. Ә менә Түбән Чаллыда соңгы елларда программа ярдәмендә суүткәрү челтәрен алыштыру эшләре дәвам итә. Халык каршы килмәсә, бу эшләрне киләсе елда инде тулысынча төгәлләргә уйлыйбыз. Авыл җирлекләрендә халык җыеннары ноябрь азагына кадәр дәвам итәчәк әле. Әлбәттә, кешеләр арасында төрле фикер белдерүчеләр бар. Әмма шулай да күпчелеге яклап тавыш бирә. Ә бу инде халыкның программага ышанычы зур булуы хакында сөйли.