Ул – күптән түгел генә нефтьчеләрнең яңа скверында урнаштырылган «Тузганак» игелек символы скульптурасы авторы.
Танылган скульптор һәм рәссам, халыкара игелек академиясе президенты һәм нигез салучысы, Россия Сәнгать академиясенең мактаулы академигы Григорий Потоцкий Нурлатка визиты башында Нефтьчеләр скверында булды. Монда аның "Тузганак" скульптурасы урнашкан, ул 4нче шәһәр мәктәбе укучылары белән очрашты. Аны район җитәкчелеге исеменнән шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров сәламләде.
"Һава торышы начар булса да, күңелдә бәйрәм, чөнки бүген без Нурлат җирендә «Тузганак» символы авторын каршы алабыз", – диде ул җыелганнарга мөрәҗәгать итеп. - Григорий Викторович бу скульптураны безнең тирәлектә игелекне тоеп, бер-беребезгә бүләк итү өчен түләүсез бүләк итте. Игелек һәм рәхмәт – бүген дөньяны саклап кала алган ике төшенчә» Владимир Михайлович Григорий Викторовичка Нурлатка килү мөмкинлеген тапканы өчен рәхмәтен белдерде. Очрашу барышында Владимир Кашкаров Чистай епархиясенең Чуваш рухи миссиясе секторы җитәкчесе Нурлат рухание Александр Кузьминга шәһәр территориясен төзекләндерүгә, игелеклелек һәм кешелеклелек идеяләрен пропагандалауга керткән өлеше өчен район Башкарма комитетының Мактау грамотасын тапшырды.
Григорий Потоцкий белән очрашу һәм тере аралашу укучылар өчен чын бүләк булды. Ул иң кечеләргә-игелекле булып үсүчеләр, ә өлкәннәрегә-игелекле кылучы кешеләр буларак эндәште.
"Игелек һәм рәхмәт – кешелекнең төп законы. Григорий Потоцкийның әлеге сүзләре скульпторның 1, 2, 9 номерлы шәһәр мәктәпләре һәм «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән очрашуы вакытында да төп темага әверелде.