Нурлат яшьләре сәламәт яшәү рәвешен сайлый

2022 елның 12 ноябре, шимбә

Бөтендөнья яшьләр көненә Нурлат үзәк китапханәсендә «Без сәламәтлекне сайлыйбыз» дигән квилт – акция оештырылды.

Катнашучылар сәламәт яшәү рәвешенең төп принципларын ачыклады, сәламәт яшәү рәвешенең төп принципларын белделәр һәм фикер алыштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.  

Чара ахырында балалар « Без сәламәтлекне сайлыйбыз» тематик стендында язган фикерләре белән уртаклаштылар. Аерым алганда, алар «сәламәт яшәү рәвеше- сезнең өчен нәрсә ул?» соравына җавапларын яздылар. Акциядә катнашучыларның күпчелеге сәламәтлек – спорт, активлык, хәрәкәт, начар гадәтләрдән баш тарту, дип язган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International