Зәлия Нуриәхмәтова шигырьләренә язылган җырларны бүген Габделфәт Сафин, Зөлфирә Шәйдуллина, Рөстәм Асаев, Рифат Зарипов, Рафис Кәлимуллин башкаруында ишетергә мөмкин.
Залия Нуриәхмәтованың 10 елдан артык үзен шигърияткә багышлаган композиторлар белән хезмәттәшлеге көтмәгәндә башланган.
– Мин шигырьләр язу өчен рифманы ничек сайлап алу турында беркайчан да уйламыйм, алар үзләре күңелдә туа, – дип уртаклаша ул. - Бер шигырь, мәсәлән, мин савыт-саба юганда 3 минут эчендә яздым. Моңа кадәр ирем белән бәхәсләшкән идек. Гадәттәгечә, бу шигырьне дә «ВКонтакте» битендә урнаштырганнан соң, бу җырның сүзләре үзеннән-үзе җырлап тора, диеп күпчелек абонентлар үз фикерләрен яздылар. Социаль челтәрләрдә танылган композитор Фирзәр Мортазинның: «Әгәр сезнең матур шигырьләрегез булса, миңа җибәрегез», - дигән мөрәҗәгатен күрдем дә, мин аңа үз шигырьләремне юлларга булдым. Бер-ике көннән соң җавап та алдым, җыр туды һәм инде Айгөл Бариева репертуарында урын алды. Минем беренче җырым шулай язылды.
Фирзәр Мортазин Залия Нуриәхмәтованың 10лап шигырен көй язган. Татар эстрадасында якташыбызның Рузилә Сафина, Булат Шәриповлар көй иҗат иткән җырлары яңгырый. Республика вакытлы матбугатында аның шигырьләрен бастырып чыгару һәм танылган шагыйрьләр белән бергә «Аулак ой-баттл» проектында катнашырга чакыру иҗат уңышының чираттагы, яңа басмасы булды.
- Шигырьләр язуның таланты, мөгаен, әтиемнән бирелгәндер. Кичләрен телевизордан кызыклы тапшырулар булмаганда, ул безнең, балалар белән, төрле уеннар уйный иде. Әйтик, без дүртле кешеләр турында уйларга һәм сөйләргә тиеш идек, һәм мин әтиемнән калышмаска тырыша идем, – дип искә ала Зәлия Зыятдин кызы. Киекле авылында 7 балалы гаиләдә туып-үстем. - Әле мәктәптә үк мәкаләләр яза башладым. "Дуслык” Район газетасына мәктәп тормышы, пионерлар җыеннары, театр түгәрәге эшчәнлеге, экскурсияләр турында яза идем... Ә мәкаләләрем озак килмичә торганда, ул елларда редакциядә эшләгән Роберт абый Айзатуллиннан «Зәлия, синнән никтер хәбәрләр юк», дигән хатлар килә иде. Иң күңеллесе – минем мәкаләләр өчен 3-5 сумлык гонорарлар алуым иде. 10-15 сум акча янчыгым белән мин сыйныфта иң «бай кыз» идем. Абыйларга кинога акча бирүем белән бик горурлана идем. Аларның берсе армиягә киткәч, беренче шигыремне язып аны «Ялкын»журналына җибәрдем. Ул вакытта журналда эшли башлаган яшь шагыйрә Эльмира Шәрифуллинадан зур конвертта хат килде. "Матур итеп язылган, ләкин бу темага күп санлы шигырьләр бкулуы аркасында без аны бастыра алмыйбыз. Ритм, рифма яхшы, калга таба да шулай дәвам итегез", - диелә хатта. Җавап хатында мин ритм, рифма нәрсә икәнен сорадым, ул бик җентекләп җавап бирде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Зәлия Нуриәхмәтова Мәскәүгә күчеп китә, укуын да, алга таба хезмәт юлын да бөтенләй башка тармак белән бәйли, әдәбияттан ерагая, рус мохитендә кайный. Тик тормыш мәшәкатьләре белән яшәүгә карамастан, шигъри язмалары, хисләре бервакытны иҗат чишмәсенә әверелеп ага башлый.
– Шигырьләрне көтмәгәндә яза башладым, - дип уртаклашты Зәлия Зыятдин кызы. - Бервакыт җырчы Габделфәт Сафинның туганым, Мәскәүдә концертлар оештыручы Наилә Гайниева миңа юбилейга шигырь язарга сорады. Барлык кунакларга да ошады. Шуннан Наилә апа киңәше белән «Акчарлак» газетасы мөхәррире Рузилә Сафинага шигырьләремне күрсәттем... Шуннан башлап тыгыз хезмәттәшлегебезгә нигез салынды, минем 90 шигыремнән торган җыентык дөнья күрде. Зәлия Нуриәхмәтова бүген актив яза, татар шагыйрьләре белән аралаша, республикада уза торган төрле әдәби чараларда катнаша. Аның иҗатын яратып укучылар саны да арта бара.
– Минем шигырьләр гади. Туган як, тормыш һәм көнкүреш темалары турында халык телендә язам. Бәлки минем уңышка ирешүемнең сере дә шулдыр, - ди ул.