Волонтерлык хәрәкәтенә Илюткинода яшәүчеләр дә кушылды. Атнага ике тапкыр алар җирле клубка җыелып, солдатларга җылы киемнәр бәйлиләр.
d Бәйләнгән оекбашлар һәм пирчәткәләрнең чираттагы партиясен шул көннәрдә мобилизацияләнүчеләргә җибәрәчәкләр. – Клуб каршында “Оста куллар” иҗади берләшмәсе берничә ел эшләп килә инде. Элегрәк пинеткалар, салфеткалар һәм йорт өчен башка кирәк-яраклар бәйли идек. Әмма мобилизация башлангач, илебез сакчыларына кирәкле әйберләр бәйләргә булдык. Биредә дә, өйдә дә бәйлибез, – дип уртаклашты клуб мөдире, социаль хезмәткәр булып та эшләүче Любовь Чернова. Клубның зур булмаган кабинетында борынгы чуваш җырлары һәм патриотик “Катюша”ны сузып, алар солдатлар өчен оекбашлар һәм бияләйләр бәйлиләр, суыкларда алгы сызыктагы хәрбиләрне җылытачак алар. – Башкача була да алмый, хәлебездән килгәнчә ярдәм итәбез. Бәйләргә әле балачакта ук өйрәнгән идек, бакча эшләрен инде тәмамладык, хәзер вакытыбыз күп. Менә аны файдага үткәрәбез дә. Безнең әниләребез һәм әбиләребез үзвакытында шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында солдатларга ярдәм иткәннәр. Бу бит уртак эш өчен, барысы да фронт, җиңү хакына, – диде кул осталарының иң өлкәне Юлия Богданова. Үзе әйтүенчә, яше 82дә булса да, эшсез утырырга күнекмәгән ул, шуңа шатланып ярдәм итәргә алынган. – Коралдан атып булсын өчен, менә мондый – өч бармаклы пирчәткәләр бәйлибез, имән бармакны – аерым. Без элек тә аучылар өчен шундый бияләйләр бәйләдек, алар шулай уңайлырак дип әйтәләр иде, – дип әзер пирчәткәләрне күрсәтә Галина Ямугина. Хатын-кызлар оекбашларны сарык йоныннан бәйлиләр. Башкалар бәйләгән арада, Анна Семибратова һәм Елизавета Сергеева йон эрли. Башта алар аны чүпләрдән чистарталар, аннан соң тарыйлар һәм эрләп, җепләрне йомгакларга чолгыйлар. – Ничек инде җепләр каян? Безнең сарык йоныннан! Элекэлектән шулай булган, хатынкызлар үзләре эрләп, үзләре бәйләгәннәр. Җепләрнең барысы да натураль, димәк, солдатларның аяк-куллары җылыда булачак, – дип әңгәмәбезгә кушылды Анна Михайловна. – Без монда алар өчен тырышабыз, иң мөһиме, исән-имин әйләнеп кайтсыннар, – диде аның кулдашы Елизавета Логиновна. Любовь Чернова сүзләренә караганда, беренче тапкыр алар 20дән артыграк пар җылы оекбаш, шулкадәр үк бияләй бәйләп, сугышчыларга озатканнар. Бу юлы җылы киемнәр салынган посылка күпкә зуррак булачак. – Авылдашлар, кем ничек булдыра, шулай ярдәм итәләр. Кемдер йон китерә, икенчеләр акча бирә. Авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова да зур теләктәшлек күрсәтә, – ди Любовь Николаевна. Хәер, Илюткино кергән Бикүле авыл җирлеге халкы җылы киемнәр бәйләп кенә калмый, башка төрле гуманитар ярдәмне дә актив җыя. – Безнең авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә ике ир-егет катнаша. Алар һәм башка мобилизацияләнүчеләр өчен барыбыз да борчыла. Шуңа күрә авыллар халкы читтә калмый: коры паеклар, консервалар, медикаментлар һәм башка әйберләр җыялар, – дип билгеләп үтте Алсу Шакирова. Җылы оекбашлар һәм пирчәткәләр әзерләү процессы җиңел түгел, күп вакыт һәм тырышлык сорый, әмма Илюткиноның оста куллары аны тиз башкарып чыга. Чөнки алар аны аналарча кайгырту һәм күңел биреп эшлиләр. “Кулларыбызның җылысы солдатларны җылытсын”, – диләр җирле кул осталары.