Нурлат районы территориясендә һава шартларының начарлануы көтелә

2022 елның 11 ноябре, җомга

12 ноябрь, шимбә көнне, һәм 13 ноябрь, якшәмбе көнне, яңгыр явачак, якшәмбе көнне урыны белән көчле яңгыр явар диеп көтелә. 12 ноябрьнең көнбатыш өлештә 15-18 м/с тизлектәге көчле җил көтелә, 13 ноябрьдә җил 15-20 м/с ка кадәр, урыны белән 24 м/с ка кадәр көчәячәк, температураның +3..+8° чикләрендә булуы көтелә.

Киләсе атна башында Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак, аннары республика Уралга китеп баручы циклонның тыл өлешенә эләгәчәк һәм җил көнбатыштан төньякка таба юнәлешен үзгәртәчәк. Һава торышы кискен үзгәрәчәк.

Дүшәмбе, 14 ноябрьдә, яңгыр явачак, ул юеш кар һәм карга күчәчәк. Көндез шулай ук җил булуы фаразлана. Температура +3..-2°гә кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык һәм кар боткасы барлыкка килер дип көтелә.

15 ноябрь, сишәмбе көнне, бераз кар явачак һәм  -2..-7°гә кадәр салкынайтачак. Юлларда бозлавык.

12 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр республика буенча явым-төшемнәр күләме айлык норманың яртысын тәшкил итәчәк.

Һава торышының үзгәрүе атмосфера басымының кискен үзгәрүләре белән бергә барачак: шимбә һәм якшәмбе көнне аның сизелерлек кимүе, киләсе атна башында киресенчә артуы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:                    

  1. Биналардан чыгуны чикләргә, бина эчендә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
  2. Әгәр көчле җил чыканда урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка түбә каплау материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
  3. Урамда реклама конструкцияләре, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
  4. Биек агачлар янында булырга, шулай ук алар белән янәшә автотранспорт - җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудыра ала.
  5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе янында калу, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү дә бик куркыныч.
  6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән каерылган вак декор өлешләре куркыныч тудыра ала. Төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә мондый куркыныч бигрәк тә арта.
  7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга.
  8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 

Машина йөртүчеләргә кискен туктауларны булдырмаска кирәк: туктаганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан күренүчән  жилет кулланырга.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына урамны аркылы чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: начар күренү һәм юлның тайгак   булуы сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

Ерактан күренүчән жилет кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International