Нурлатта Татарстанның 4 районыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар ярыша

2022 елның 11 ноябре, җомга

Бүген, 11 ноябрьдә, Нурлатта «Тулпар» спорт сарае базасында 2022 елда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасының зона этабы уза. Анда Кама Аръягының 4 районыннан командалар катнаша. Нурлат үзендә Чистай, Спас һәм Әлки районнарыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны кабул итә. Безнең районнан Нурлат аграр техникумы студентлары катнаша.

– Без аларга зур өметләр баглыйбыз, - дип уртаклашты район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова. - Егетләр Спартакиадага бик җитди әзерләнде. Безнең көчле һәм тату командабыз бар!

Булачак Ватанны саклаучыларны сынау башланыр алдыннан шулай ук районның транспорт буенча хәрби комиссары урынбасары, сугыш хәрәкәтләре ветераны капитан Марат Абдрахманов һәм Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары һәм ветераннарының Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге рәисе Ришат Сафиуллин теләкләрен җиткерделәр. Алар әлеге ярышларның киләчәктә егетләргә үзләрен ышанычлырак хис итәргә ярдәм итәчәген билгеләп үттеләр.

Ярышлар программасына 8 пункт кергән. Бу-пневматик мылтыктан ату, противогаз кию, йөгерү, тартылу, гер күтәрү, автомат җыю, аркан тарту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International