Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр итүенчә, мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре 1 ноябрьдән балалар пособиеләрен билгеләгәндә мохтаҗлыкны бәяләү өчен исәпкә алынмый. Тиешле кагыйдәләр Хөкүмәт Карары белән расланган. Алар шулай ук мохтаҗлыкны бәяләү бара торган чорда мобилизацияләнүченең кереме булмау хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә түләүләрне билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып тормый, дип саный.
Искәртеп узабыз, 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына һәм йөкле хатыннарга айлык пособиеләр билгеләгәндә мохтаҗлык критерийлары кулланыла. Бер кешегә уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдә мондый түләүләргә хокук бар. Пособие алу өчен, ата-аналарда расланган хезмәт хакы булу яки булмауның объектив сәбәпләре булырга тиеш, һәм гаилә милеге билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш.
Әгәр дә баланың әтисе мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылса, аның элеккеге хезмәт хакы, премияләр, эшкуарлык керемнәре һәм башкалар, хәзер мохтаҗлыкны исәпләгәндә исәпкә алынмый. Моннан тыш, әгәр элек мобилизацияләнгән кешенең хезмәт хакы булмау сәбәпле гаиләсенә пособие кире кагылган икән, хәзер аның хатыны пособие сорап Пенсия фондына мөрәҗәгать итә ала. Исәп-хисап чорында керемнәр булмау сәбәпле түләүдән баш тарту турында карар чыгарылмаячак.
Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылуны раслаучы документлар мөстәкыйль рәвештә тапшырыла. Гаиләләргә пособие 6 айга бирелә, ул узгач Пенсия фондына яңа гариза бирергә кирәк