Көзге чакырылыш буенча хәрби хезмәткә алынучы егетләргә район җитәкчелеге бүләк җыелмалары әзерләде. Ул хәрби хезмәткә китүчеләр өчен кирәкле әйберләрне үз эченә ала, әниләре өчен дә яхшы бүләк бар. Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә хәрби хезмәткә чакырылучыларга җыелмаларны җылы теләкләр белән тапшыралар.