Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге хезмәткәрләре котлаулар кабул итә – бүген алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Бу уңайдан аларны район Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Линар Маняпов котлады.
«Теләсә нинди авыр ситуациядә сез иң яхшы профессиональ һәм кешелек сыйфатларын күрсәтеп үз бурычыгызны үтәргә һәрвакыт әзер. Сез еш кына үз тормышыгызны куркыныч астына куеп эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә гражданнарның тынычлыгын саклыйсыз», – диде Линар Маняпов, һөнәри бәйрәмнәренә лаеклы каршылау, куелган бурычларны үтәүләрен һәм агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, республиканың I категория бүлекләре арасында 3 нче урынны алуларын билгеләп үтте. Шунда ук ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге җитәкчесе Леонид Гавриловны чираттагы махсус полковник исеме бирелү белән котлады, бер төркем хезмәткәрләргә район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге башлыгы Леонид Гаврилов шулай ук хезмәттәшләренә котлау сүзләрен юллады, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча бүлегенең өлкән участок майоры Фәнис Тямаевка Мактау грамотасын, шулай ук Нурлат районы буенча Россия Эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе майор Анна Гайнетдиновага - полиция майоры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлегенең бүлек башлыгы урынбасары Ринат Мөхетдиновка - полиция капитаны, шулай ук беренче махсус кече лейтенант исемен алган Нурлат районы буенча балигъ булмаганнар эшләре инспекторы Айгөл Усмановага яңа погоннар тапшырды. Шулай ук тантаналы чарада башка хезмәткәрләр дә билгеләп үтелде.