Полиция хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә тормыш куркынычсызрак һәм ышанычлырак була бара.
Сезгә карьера үсеше, тотрыклылык, уңыш, энергия телим. Эштә бердәм, тату коллектив булсын, ә өйдә һәрвакыт ямь, мәхәббәт һәм бәхет көтеп торсын!
Гражданнарның ныклы таянычы һәм ышанычы булуыгыз, хезмәтегезне зур җаваплылык белән башкаруыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы