Нурлат укучылары гражданның хокуклары һәм бурычлары буенча белемнәрен ныгытты

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Нурлат үзәк китапханәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен «Закон белән киңәшеп» белешмә бюросы оештырылды. Биредә ярышлар формасында 2нче урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары гражданның хокуклары һәм бурычлары буенча белемнәрен ныгытты.

- Мәктәптә алган белемсез без белемле кешеләр була алмыйбыз. Китаплардан алынган белемнәр булмаса, без культуралы кешеләр була алмыйбыз. Ә юридик белемсез без үз илебезнең тулы хокуклы гражданнары була алмыйбыз, - дип аңлатты китапханәчеләр чараның әһәмиятен.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International