Кычытканлыда мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм йөзеннән концерт узды

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Аны Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан оештырдылар.

Кычытканлылар өлешчә мобилизациягә эләккән һәм Казан хәрби полигоннарында сугышчан өйрәнүләргә алынган, шулай ук Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына гуманитар ярдәм җыюдан читтә калмыйлар. Әйтик, күптән түгел авыл халкы район мөхтәсибәте игълан иткән ярдәм җыюга кушылып, җирле мәчеткә 70 мең сумга якын акча тапшырганнар. Шулай ук кирәкле әйберләрне, медикаментларны җыю да актив бара.

– Җирле, шулай ук район үзешчәннәре көче белән бәйрәм концерты да хәйрия максатларында оештырылды, - диде авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабиров. - Җыелган акчаларны гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнүче Сугышчан туганлык әгъзаларына тапшырачакбыз. Безнең авылдан Рөстәм Гыйрфанов мобилизацияләнде. Аны октябрь азагында бөтен авыл белән озаттык, һәйкәл янында митинг оештырдык. Без барыбыз да аңа булышабыз һәм аңа, шулай ук барлык нурлатлыларга тизрәк өйгә кайтуларын телибез.

Фалис Рәфыйкович, авылдашларын сәхнәдә сәламләп, аларны истәлекле даталар белән котлады һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International