Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен һәрьяклы ярдәм күрсәтү буенча штаб төзелде.
Теләүчеләр җыю пунктына кирәкле әйберләр, кирәк-яраклар китерә алалар: Нурлат шәһәре, Завод урамы, 17а йорт (Халыклар дуслыгы йорты бинасы).
Шулай ук гражданнар өчен эшлиләр:
- "Кайнар линия" телефоны»: 8(84345) – 3-19-21, 2-00-06, 3-19-17;
– гражданнарга психологик ярдәм: 8(84345) - 2-60-61 номеры буенча;
- медицина хезмәте күрсәтү буенча "Кайнар линия" телефоны: 8(84345)-2-95-41.