Бүген, Башкарма комитет бинасында, штаб җитәкчесе Радик Гыйниятуллин җитәкчелегендә Нурлат муниципаль районының Гражданнар оборонасы буенча штаб утырышы узды.
Сөйләшү Гражданнар оборонасы буенча штаб тренировкасына әзерлек турында барды. Шулай ук 13 коткару хезмәте җитәкчеләре белән коткару хезмәтләре планнарын төгәлләштерү турында фикер алыштылар.
Радик Габдулла улы күпфатирлы йортларның подвал биналарына һәм гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта халыкка һәм эшләүче халыкка хезмәт итәчәк саклагыч приютларга сыйфатлы ревизияләр үткәрүгә аерым басым ясады.