Гражданнарга хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирү максатында Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләреннән мобиль мәгълүмати-консультация төркеме формалаштырылды.
Халыкка түләүсез юридик ярдәм 2022 елның 24 ноябрендә Нурлат шәһәрендә күрсәтеләчәк.
Гражданнарга консультация бирү узачак:
- 11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Нурлат шәһәре, Школьная ур., 9а йорт адресы буенча (“Киләчәк” балалар иҗаты үзәге);
- 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Нурлат ш., Школьная ур., 3 (шәһәр Мәдәният сарае) адресы буенча.