Нурлатта хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Бүген шәһәр Мәдәният сараенда РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итәргә чакырылган егетләр, аларның әти-әниләре һәм якыннары, шулай ук мәктәп укучылары, нурлатлылар җыелды. Биредә тантаналы чара узды.

 

Кунакларны фойеда ук яшьармиячеләр каршы алды, патриотик тематикага күргәзмәләр, шулай ук шәһәр мәктәпләре һәм аграр техникум укучылары әзерләгән театральләштерелгән постановка тәкъдим ителде. «Сугышчан туганлык» эзләү отряды әгъзалары үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм казу эшләре барышында тапкан музей экспонатларын күрсәттеләр.

Концерт залында сәхнәдән җыелучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова сәламләде. Ул армиягә чакырылучыларга актив гражданлык позицияләре һәм батырлыклары өчен, ә ата-аналарга Ватанның лаеклы улларын үстерүләре өчен рәхмәт белдерде. Монда ук Зәрринә Ринат кызы мәктәп укытучыларына Нурлат районында үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен Мактау грамоталары тапшырды. Шулай ук сәхнәдә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын аерымлык билгеләре тапшырылды.

Идел буе хәрби округы инспекторы, запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республикасы Иҗтимагый оешмасының Нурлат районы бүлеге рәисе Ришат Сафиуллин, район хәрби комиссариатының бүлек начальнигы ярдәмчесе Марат Абдрахманов та изге теләкләрен җиткерделәр. Сәхнәдә әти-әниләр исеменнән армиягә чакырылучының әнисе Людмила Романова чыгыш ясады. Аның улы-23 яшьлек Никита Ульяновск дәүләт университетын тәмамлап  инде эшләргә дә өлгергән. “Без – яхшы һәм игелекле хезмәт өчен ата – аналар буларак балаларыбызга фатихабызны биреп озатабыз", диде ул. Ә хәрби хезмәткә чакырылучылар исеменнән җавап сүзе белән Егор Сафреев чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International