Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем өчен ачык булуын арттыру максатларында республика территориясендә идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыра.
Ул 2022 елның 16 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки,Чирмешән районнары территориаль бүлегендә теләге булган һәркемгә түбәндәге адрес буенча консультация бирәчәкләр: Нурлат ш., Мәктәп ур., 10.
Тулырак мәгълүматны 2-08-83, 2-19-71 телефон номерлары буенча белергә була.
Бердәм «Ачык ишекләр» көненең максаты-эшмәкәрләргә идарә компетенциясе чикләрендә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.
Консультациягә язылган эшкуарларга территориаль бүлектә булганда сулыш органнарын (битлекләр, респираторлар) индивидуаль саклау чараларын кулланырга кирәк.