Нурлатка эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Министрның эш сәфәре Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка барудан башланды. Биредә Эльмира Әмир кызы социаль учреждениедә яшәүчеләрнең яшәү шартлары белән танышты, тернәкләндерү һәм белем күтәрү шөгыльләре барышында алар белән аралашты.

Аннары Эльмира Зарипова җаваплы хезмәт җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашты. Бергәләп ведомствоара хезмәттәшлек һәм килештерүне таләп итә торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Алар барысы да гражданнарның якланмаган категориясен социаль тәэмин итүгә кагыла. Аерым алганда, министр «демография» милли проектының «өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыруга игътибар итте. Аның кысаларында районда мөмкинлекләре чикле гражданнарның туганнары өй шартларында авыруларны карау алымнарын һәм күнекмәләрен, сәламәтләндерү чаралары комплексларын үзләштерәләр. Әлеге мәсьәлә буенча тулы мәгълүмат белән «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Рәзинә Хисаметдинова таныштырды.

– Бүгенге көндә өйдә барып хезмәт күрсәтү 335 кешегә күрсәтелә, озак вакытлы карау системасы программасы белән районның 159 кешесе колачланган, - дип билгеләп үтте Рәзинә Габдулла кызы.

Министрга социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән алып барыла торган эш турында да сөйләделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта бу категориядәге 54 гаилә исәптә тора. «Бу гаиләләрдән 24 бала республиканың социаль приютларында яши. Без алар белән элемтәдә торабыз. Шул ук вакытта аларның әти – әниләре белән хәлне төзәтү буенча хезмәттәшлек алып барыла», - диде Оксана Геннадиевна.

Эш визиты дәвамында гражданнарны кабул итү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International