Бу хакта бүген традицион планеркада хәбәр иттеләр.
2022 елның ноябреннән Нурлат муниципаль районы Советының оештыру бүлеге башлыгы итеп Лилия Фаэль кызы Фазуллина билгеләнде.
Лилия Фаэлевна 2008 елда «Икътисад һәм аграр җитештерү белән идарә итү, икътисадчы» белгечлеге буенча Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Әлеге вазыйфага билгеләнгәнче ул Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегендә баш белгеч булып эшләгән.