Пьедесталның иң югары баскычына Павел Веренцов, Александр Тарасов һәм Альберт Минастинов күтәрелде.
Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәрендә кикбоксинг буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды, анда Нурлат шәһәренең Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенә йөрүчеләр дә уңышлы чыгыш ясады. «Лайт-контакт» һәм «лоу-кик» бүлекләрендә беренче урыннарны Павел Веренцов, Александр Тарасов һәм Альберт Минастинов алды. Гомумкоманда зачетында нурлатлылар өченче урында.
Яшь кикбоксерлар спорт мәктәбе тренеры Евгений Казаев җитәкчелегендә шөгыльләнә.