2022 елның 3-6 ноябрендә Алексеевскида бистәсендә волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Нурлат районы егетләре командасы 11 команда арасында өченче урынны яулады.
Яшь спортчыларыбызны һәм аларның тренерлары Вячеслав Лобовны лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт җиңүләре телибез. Бу турыда МБУ " Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе" нең социаль челтәрләрендә язалар.