Көзге каникуллар вакытында балалар бик теләп «Киләчәк» үзәгенә йөриләр. Шушы көннәрдә биредә алар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча чара үткәргәннәр. "Балалайка" түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр балалар куркынычсызлыгы буенча дәресләрдә бик теләп катнашалар . Педагог Рушания Мусина алар учен квис-тайм әзерләгән. Балалар зур кызыксыну белән барлык йөкләмәләрне дә уңышлы үтәделәр. Ә Нурлат шәһәрендә "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова аларга татлы һәм яктылыкны кайтаручы элементлар рәвешендә файдалы бүләкләр дә тапшырды.