Нурлат укучылары каникулларда имтиханнарга әзерләнә

2022 елның 6 ноябре, якшәмбе

Көзге каникулларда кайбер укучылар үзләре өчен лагерьда ял итүне сайлаган, икенчеләре әби-бабайларына кунакка киткән, өченчеләре вакытларын дуслары белән үткәрә. Бары тик менә 9-11 сыйныф укучылары гына әлегә ялга чыкмый – алар барлык каникулларда алда торган чыгарылыш имтиханнарына ныклап әзерләнә.

 9нчы шәһәр мәктәбендә укучылар ялны да файдалы нәрсәләр белән берләштерергә булдылар: алар мәктәп яны лагерена да йөриләр, фәннәр буенча да шөгыльләнәләр.

"Бу көзге каникулларда мәктәп яны лагерена 9 сыйныф укучылары 40 кеше йөри. Аларның һәр иртә, гадәти лагерьдагы кебек, зарядка һәм иртәнге аш белән башлана. Аннары-төп фәннәр, математика һәм рус теле буенча консультацияләр. Төшке аштан соң аларда отряд чаралары һәм сайлап алу буенча шөгыльләр өчен дә вакыт кала", - дип аңлатты мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нонна Тихонова.

Имтиханнарга әзерләнү мөмкинлеге булуга укучылар үзләре дә шат.

"Бик уңайлы, минемчә. Барыбер консультацияләргә көн саен диярлек киләбез, ә без шулай шөгыльләнәбез дә, сыйныфташлар белән аралашу өчен вакыт та кала, өстәвенә, 3 тапкыр туклану да оештырылган",-дип уртаклашты 9В сыйныф укучысы Рафис Гозәеров.

"Һәр мәктәптә консультация графигы төзелде, моннан тыш, сәләтле, өлгермәгән балалар белән дә эш алып барыла. Икенче чиректә Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы старт ала, шуңа күрә көзге каникуллар аңа да әзерләнү өчен менә дигән мөмкинлек", – дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге начальнигының укыту-методик эш буенча урынбасары Наталия Хәмидуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International