Шушы көннәрдә Казанда "Омтылыш" нәфис гимнастика студиясендә шөгыльләнүче гимнасткалар "Яңа дулкын"нәфис гимнастика ярышларында чыгыш ясады.
Татарстан башкаласында узган ярышларда көчле көндәшләр булды, шуңа күрә Нурлат спортчыларына күп көч куярга туры килгән, алар җиңүгә ирешкәннәр дә-ике алтын, өч көмеш һәм бер бронза медаль яуладылар. Беренче урынга Эмилия Сәгъдиева һәм Азалия Бадгетдинова лаек булды, икенче урында - ярышлар дебютантлары Валерия Тимохина , Алинә Галимова һәм Эмилия Сафина , өченчедә - Таҗиева Камилә.
"Барлык кызлар да бик тырыштылар, яхшы чыгышлар һәм җиңүләр өчен күп көч куйдылар", - дип билгеләп үтте кызларның тренеры Зифа Сәгъдиева.