Үзенең котлавында Татарстан Президенты Конституцияне кабул итү республиканың сәяси төзелешенең һәм социаль-икътисади үсешенең ныклы нигезенә әверелүен билгеләп үтте.
«Бүген Татарстан ышанычлы рәвештә алга баруын дәвам итә һәм, илнең төп регионнарының берсе буларак, Россия Федерациясенең дәүләтчелеген, оборона сәләтен һәм куәтен ныгытуга зур өлеш кертә.
Югары үсеш темплары безгә гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрергә, шәһәрләрдә һәм авылларда уңайлы мохит булдырырга, торак төзергә, сәнәгать, медицина, мәгариф һәм фәнне үстерергә, талантлы яшьләргә ярдәм итәргә, үз өстебезгә алган барлык социаль йөкләмәләрне үтәргә мөмкинлек бирә.
Төп закон нормаларына һәм нигезләмәләренә таянып, кеше турында кайгырту республика хакимиятенең барлык органнары эшчәнлегендә мөһим өстенлек булды", - диелә котлау текстында.