Елаур авыл җирлегендә 2022 елда үзара салым чаралары катнашындагы барлык чаралар да тулысынча үтәлгән. Шул исәптән Елаурда якташларыбызга-Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл куелды.
- Авыл халкы халык җыенында һәр йорттан җыелган төп суммадан тыш, авылда һәйкәл кую өчен өстәмә рәвештә 500әр сум акча җыярга дигән карарга килде. Барлык эшләр дә тәмамланды. Һәйкәл Җиңү көнендә тантаналы рәвештә ачылачак, - ди Елаур авыл җирлеге башлыгы Ольга Охотникова.
Һәйкәл кую һәм территорияне төзекләндерү буенча барлык эшләрне финанслау күләме 750 мең сум тәшкил иткән.
- 98 квадрат метр территориядә брусчатка җәелде, 60 метр озынлыктагы тимер койма куелды. Барлык эшләр дә авыл халкы һәм җирле үзидарә органы депутатлары көче белән башкарылды, – дип билгеләп үтә Ольга Витальевна.