Сәфәр Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан булды. Ул район җитәкчелеге, “Сугышчан туганлык” берләшмәсе ярдәме белән оештырылды. Аңа шулай ук Нурлатның «Игелек тартмасы» волонтерлык хәрәкәте вәкилләре дә кушылды.
Ватанны саклаучыларга изге һәм ихлас теләкләр белән бергә нурлатлыларга гуманитар ярдәм дә тапшырдылар.
- Без туган җиребездә хәрби өйрәнүләр узучы якташларыбызның рухын күтәрергә киттек. Киләчәктә аларга махсус хәрби операция уздыру территориясендә җитди бурычлар үтәргә туры киләчәк. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева һәркемнең исән – сау, җиңеп кайтуарын теләде.
Нурлатлыларның "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" шигаре астында танк училищесы базасында җәелдерелгән уку полигонында узды. Якташларның килүе сугышчыларны бик сөендерде. Алар барысы да рухи яктан күтәренке кәеф белән туганнарына сәлам җиткерәләр. Узган килүдәге кебек үк, «Катюша»ны бергә кушылып җырладылар. Аннары делегация «Казан-Экспо»га юл тотты. Район җитәкчелеге һәм Сугышчан туганлык вәкилләре исеменнән теләкләрне җиткергәч, биредә дә концерт программасы оештырылды. Альберт Мөхәммәтов та артистлар белән өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган. Бүген Казан полигоннарында әзерлек узучы барлык нурлатлылар исеменнән ул якташларына игелекле мөнәсәбәт һәм игътибар өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Безнең районның иҗади эстафетасын аксубайлылар да хуплады, сәфәребезгә алар да кушылды.