Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хәсибулла Хәмидуллин Татарстан Республикасы Конституциясе һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чарасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән өч якташына символик бүләк – район газетасына язылу тапшырды. Айрат Хуҗаханов яңа елның беренче яртыеллыгында аны татар телендә укыячак, аңа «Дуслык», Алексей Васютинга «Туслах», ә Надежда Черновага «Дружба»ны яздырдылар. Хәсибулла Хәбибулла улы әйтүенчә, авыл халкына язылу бүләк итү күркәм традициягә әверелде. Адресатларны сайлаганда, беренче чиратта, аларның социаль хәле исәпкә алына.