Яңа Әмзәдәге Горький урамындагы юл ремонтланган. Рус Әмзәсе авылында зират профнастилдан койма белән әйләндереп алынган, бу эшләргә үзара салым акчаларыннан 455 мең сум акча тотылган. Эшләрне Сәлимҗан Гыйләҗев һәм Николай Казаков башкарып чыкканнар.
- Чурабатыр авылы үзәгендә Азанба елгасы аша тимер-бетон күпер төзегәннәр. Аның озынлыгы – 12, киңлеге – 3 метр, - дип хәбәр итте Әмзә авыл җирлеге башлыгы Әнисә Сафиуллина. - Авыл халкы әлеге күпер аша зиратка бара. Моңа кадәр монда кулдан ясалган күпер урнаштырылган иде, ул авыл халкына тормыш өчен куркыныч та тудырырга мөмкин була башлаган иде. Бүгенге көндә авылда 15 кеше генә яшәсә дә, бу мөһим эшләрнең берсенә әверелгән.