Шәһәр Мәдәният сараенда Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган тантаналы чара узды. Төп сәхнәдән рус, татар һәм чуаш телләрендә сәламләүләр яңгырады. Нурлатлыларны Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова котлады. "Бу ике бәйрәм тирән рухи тарихи тамырлар белән берләшә. Алар халкыбызның бердәмлеген символлаштыра. Конституцияне үтәп кенә без республикабызның үсешенә һәм чәчәк атуына ирешә алабыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тынычлык, иминлек телим», – диде ул.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру белән дәвам итте. Аларны җылы теләкләр белән Зәрринә Сәйфетдинова тапшырды. Нурлатлылар өчен күңелле концерт программасы әзерләнгән иде. Иҗат коллективлары, үзешчән артистлар тамашачыларга үзләренең иң яхшы номерларын бүләк иттеләр.