Нурлат Мәдәният сараенда «Ташкабак – бакча кояшы» III район иҗаты фестивале узды.
Бу юлы да традицион фестиваль иҗади актив кешеләрне бергә җыйды. Мәдәният сарае фойесында авыл җирлекләре, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәге музее, китапханә һ.б. коллективлар «Көзге декор», «Ташкабак – бакча патшасы», «Ташкабак композициясе», «Ташкабак шедеврлары», «Иң яхшы ташкабак ризыклары» (рус, татар һәм чуаш кухнясы), «Укучылар рәсемнәре күргәзмәсе» ДШИ «Көзге палитра». Алар белән Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова танышты. Ул катнашучыларның иҗатын, аларның фантазиясен билгеләп үтте.
«Әлеге фестиваль шәһәр һәм район халкының авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә активлыгын стимуллаштыру, авторлык һәм үзешчән иҗатны популярлаштыру һәм үстерү, төрле юнәлешләр буенча иҗади актив кешеләрне эзләү һәм ачу максатыннан үткәрелә», – дип билгеләп үтте әлеге проект җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова.
Фестивальдә шулай ук ташкабактан уеп ясау буенча мастер-класс оештырылды, ташкабак һәм ташкабак эшләнмәләре күргәзмәсе дә кызыксыну уятты.
Иң зур кабакны «Нур» татар мәдәнияте үзәге (Түбән Нурлат) тәкъдим итте һәм ул 1нче урынны алды. "Без аны үз бакчабызда үстердек. Аның авырлыгы 33 килограмм", - диде Фирүзә Бикташева. «Иң яхшы ташкабак ризыклары»номинациясендә катнашучылар да оригиналь ташкабак ризыкларын тәкъдим иттеләр. Пироглар, ботка, варенье, сок һәм тагын бик күп төрле ташкабак десерты халыкны таң калдырды. Биредә бу ризыкларны татып та була иде бит.