Бу вазыйфага Ирек хәзрәт Сәйфуллин сайланды.
Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә район мәчетләренең имам-хатыйблары катнашында җыелыш булып узды. Наил хәзрәт Әбелхановның Лаеш районында яңа вазыйфага билгеләнүе сәбәпле, районда яңа мөхтәсиб сайланды.
Җыелышта катнашучылар алдында район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының баш киңәшчесе Раил Гомәров, имамнар, Татарстанның көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов чыгыш ясадылар. Алар Наил хәзрәт Әбелхановның район имам-мөхтәсибе вазифасында биш ел дәвамында башкарылган эшләренә югары бәя бирделәр: мәгариф үзәге ачылды, ике ноктада халыкның социаль яктан аз тәэмин ителгән катламнары өчен туклану пунктлары эшли башлады, мәрхүмнәрне юу өчен бина оештырылды, балалар өчен татар телен укыту эше оештырылды, ә иң мөһиме – районда конфессияара һәм милләтара татулык урнашты. Линар Маняпов рәхмәт сүзләре белән Наил хәзрәткә район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырды, ә Равил хәзрәт Зөфәров республика мөфтиенең рәхмәт хатын тапшырды.
Пушкино бистәсе мәчете имам-хатыйбы район мөхтәсибе вазыйфасына кандидатураны тәкъдим иткәннән соң, барлык җыелучылар да бертавыштан тавыш бирделәр. Ирек хәзрәт өчен бу вазыйфа яңа түгел, аның Түбән Кама, Нурлат районнары мөхтәсибе булып эшләү тәҗрибәсе бар.
Соңыннан Наил хәзрәт Әбелханов катнашучыларга – нәтиҗәле уртак хезмәттәшлек өчен, ә нурлатлыларга-барлык башлангычларда да ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Бу чорда без ирешкән бар нәрсә – Нурлат районы халкының казанышы. Шушы көннәрдә генә без ТР Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фондына махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән 700 мең сумнан артык акча җыеп тапшырдык. Нурлатлылар ярдәменнән башка без моны тормышка ашыра алмас идек», – диде Наил хәзрәт.