Нурлатта авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими уза.
Бу юлы да нурлатлылар ярминкәгә җыелды. Чөнки биредә, традиция буенча, җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре, авыл халкы үз продукциясен киң ассортиментта тәкъдим итте.
Нурлат районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов ассортимент һәм аларның бәяләре белән танышты. Ул продукциянең күптөрлелеген һәм аларның бәяләре арзан булуын билгеләп үтте. Әйтик, биредә сезонлы авыл хуҗалыгы продукциясен минималь бәядән сатып алырга мөмкин иде: кәбестә – 10 сум, сарымсак – 100 сум, алма – 50 сум.
Бөртек, ит, балык, сөт, йомырка, тавык ите, яшелчә, җиләк-җимеш, гөмбә, һәм хәтта төрле салатлар, лук-порей, сельдерей да бу юлы да мулдан иде. Нурлатлылар даими ярминкәләрнең яңа өлгергән продукция сатып алырга мөмкинлек бирүен билгеләп үттеләр. "Без хәзер элеккеге кебек күпләп алып куймыйбыз. Соңгы тапкыр бәрәңге, кишер, суганны, ике атнага җитәрлек итеп сатып алдык. Бүген менә тагын бераз сатып алдык. Шәһәрдә озак сакларлык урын юк, шуңа күрә аз-азлап алу бик уңайлы», – дип уртаклашты Мандрейкиннар. Сатучылар да ярминкәнең уңай якларын билгеләп үттеләр. Фәния Фәтхуллина бакчада үстерелгән яшелчәләр белән бергә бәйләнгән йон оекбашлар да тәкъдим итте. «Мин үзем, җепне элеккеге кебек, каба белән эрлим, шуңа күрә алар бик матур булып чыга. Аларның файдасы синтетикадан булмауларында, ә табигый йоннан булуларында, һәм миңа, әлбәттә, бу хезмәтем керем дә китерә».
Ярминкәләр артыгын сату өчен уңышлы мөмкинлек, ди авыл халкы. «Без үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясен – гөмбә, варенье, кәрәзле бал, яшелчәләр алып килдек. Болар барысы да җирлектә яшәүчеләрнең, Башкарма комитет, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт җимешләре. Артыгын сату өчен урын булу яхшы, бигрәк тә быел уңышлы елда", - дип уртаклашты Тимерлек авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркатибе Светлана Пайгерчева.